Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында министр Ирада Әюпова катнашында «Мәдәният оешмаларының проект эшчәнлеге» темасына белем бирү семинары узды

2021 елның 25 июне, җомга

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Инновацион үсеш һәм технологияләр трансферы үзәге Казан (Идел буе) федераль университеты, «Таткультресурсцентр» ДБУ белән берлектә «Мәдәният оешмаларының проект эшчәнлеге» дип аталган белем бирү семинарын үткәрделәр. Семинар Татарстан мәдәният оешмаларының мәдәни инициативалар Президент фонды грантларын алу конкурсында катнашу һәм башка грант бәйгеләренә  багышланган иде.

Семинар Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х.Әюпова җитәкчелегендә мәдәният министрлыгының конференцияләр залында узды. Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның 287нче номерлы Указы нигезендә Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х.Әюпова мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру өчен Россия Федерациясе Президенты грантларын бирү буенча Координация комитеты составына кертелде. Чара Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы иҗтимагый палатасы ярдәме белән оештырылды.

Семинар программасына түбәндәге сораулар кертелде: грантка гариза буларак социаль проект, проектка исем бирү кагыйдәләре, проект аннотациясен язу кагыйдәләре, проектны тормышка ашыру урыны, проектның социаль әһәмиятен исбатлау, проектның аудиториясе, проектның максаты һәм бурычлары, проектны тормышка ашыру вакытлары, проектның партнерлары, сан һәм сыйфат нәтиҗәләре, проектның үсеше, проектның җитәкчесе һәм команда, проектның календарь планы һәм бюджеты, мәгълүмати хезмәт күрсәтү һәм презентацияләү.

Мәдәни инициативалар Президент фонды мәдәният, сәнгать һәм креатив индустрияләр өлкәсендәге проектларны тормышка ашыруда гаризаларны 30 июльгә кадәр кабул итә. Шулай ук, Россия мәдәният Фонды даими рәвештә конкурслар үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International