«Мөселман мәдәнияте раритетлары» күргәзмәсен ачу турында

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

23 июнь Татарстан Республикасы Милли музеенда «Мөселман мәдәнияте раритетлары» күргәзмәсе ачылды.

Бу Көнчыгышның һәм борынгы гореф-гадәтләрнең, күп гасырлык ислам юлы һәм халыкның бай мәдәниятен тасвирлаган күргәзмә. Кабер предметлар күргәзмәгә беренче тапкыр куела.

Һәр экспонат яки коллекциянең үз уникаль тарихы бар һәм алар Татарстан территориясендә ислам дине камилләшүнең тарихын чагылдыра. Күбесе танылган шәхесләрнең исемнәре белән бәйле. Мәсәлән кхргәзмәдә, XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында танылган татар галиме һәм дин эшлеклесе Хәсән-Гата Габәшинең Госман империясенең соңгы солтаны Мәхмәд V Решадтан алган бүләге дә бар.

Күргәзмшне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры вазифаларын башкаручы Алисә Вяткина, ТР Милли музее генераль директоры урынбасары Лилия Саттарова, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан епархия идарәсе сәркатибе протоиерей Владимир Самойленко катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International