Бүген Бөек Ватан сугышы башланган көн. 80 ел элек нацистлар Германиясе сугыш игълан итмичә, Советлар Союзына бәреп керә. Мәскәү вакыты белән 12 сәг 15 минутта Россиядә бер минут тынлык игълан ителә.
Татарстан Республикасы мәдәният учреждениеләрендә бу вакыйгага багышланган истәлекле чаралар уза.
Татарстан Республикасы Питрәч районының Әлвидино авылында Бөек Ватан сугышы башлану һәм Брест крепостен саклау истәлегенә багышланган хәрби уен узачак. Аны Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы администрациясе, Татарстан Республикасы Милли музее, Питрәч районы яшьләре Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең төбәк бүлеге оештыра.
Түбән Камада 1941 елның 22 июнендәге кебек "Чик хәтерли!" исеме астында Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулуга багышланган тантаналы чара уза. Анда Татарстан Республикасы Милли музееның фәнни реконструкция бүлеге һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы хезмәткәрләре катнашачак.
Казан яшь тамашачылар театрында "Иванның балачагы", Качалов театрында "Онытылмаслык. Сугышта хатын-кыз тавышлары" спектакле күрсәтелә. К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Нәзер" спектаклен карарга чакыралар.
Шулай ук, Казан Кремлендә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның "Хәзинә" милли сәнгать галереясендә Виктор Аршиновның «Яраткан улларым һәм кызларыма багышлана» дип аталган күргәзмәсе ачыла.
Мәктәп лагерьларына йөрүче балалар өчен бөтен республика буенча "Сеңелкәш" фильмы күрсәтеләчәк.
Алабугада дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында "22.06.1941.Фаҗига.Кыюлык.Батырлык" мультимедиа күргәзмәсе ачылачак. Виртуаль экспозициядә тәкъдим ителгән документлар, фотографияләр, фронт хатлары, плакатлар, рәсем һәм график эшләр, 1941 елның җәендә сугышта катнашкан фронтовикларның батырлыгы, кыюлыгы һәм бөек батырлар турында сөйли.