Яшь тамашачылар театры XVIII Бөтенроссия «Арлекин» фестивале лауреаты булды

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе

Санкт-Петербургта XVIII Бөтенроссия «Арлекин» фестивале тәмамланды. Ул 6 июньнән 15 июньгә кадәр дәвам итте.

Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрының «Хикмәт әкиятләре» спектакле махсус премия яулады, ә актер Эльдар Гатауллин “Иң яхшы ир - ат роле" номинациясендә лауреат булды.

Фестиваль программасына конкурс кысаларында 19, конкурстан тыш 4 спектакль кертелгән һәм махсус программа да бар иде. Экспертлар советы тарафыннан конкурс программасына 100 спектакльдән иң лаеклылары сайлап алынган. Алар Россиядә 2019/2020 елларда театр сезонында балалар һәм яшүсмерләр өчен куелган спектакльләр арасында иң яхшылары дип табылган.

“Безнең өчен бу чыннан да әһәмиятле вакыйга - беренче тапкыр татар театры мондый дәрәҗәдәге балалар фестивалендә катнашты", - дип билгеләп үтте Кариев исемендәге татар яшь тамашачылар театры директоры Луиза Янсуар.

«Арлекин» Россия милли театр премиясе профессиональ премия һәм балалар һәм яшүсмерләр өчен театр сәнгате өлкәсендә иҗади казанышлар өчен тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International