15-18 июньдә Ханты-Манси автономияле округында БРИКС һәм ШОС илләре катнашында XII Халыкара IT-Форум уза. Форумда 70 илдән һәм Россиянең 77 субъектыннан делегатлар катнашты.
Форум концепциясе кысаларында тематика буенча 15 юнәлеш билгеләнде. Быел төп темалар: «Ясалма интеллект», «COVID-19 пандемия шартларында цифрлы трансформация», «Акыллы шәһәр һәм аның стандартлары», «Зур күрсәткечләр», «Цифрлы мохиттә куркынычсызлык», «Мәгариф өлкәсендә цифрлы трансформацияләү», «Бердәм цифрлы контурда минем сәламәтлегем», шулай ук «РФ төбәкләре мисалында мәдәният өлкәсендә цифрлы трансформация проектларын гамәлгә ашыру» тематикасы.
Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова IT-Форум чаралары кысаларында видео-конференц-элемтә аша «Регион мисалында мәдәният өлкәсендә цифрлы трансформация проектларын гамәлгә ашыру» дигән темага доклад белән панель дискуссиядә катнашты.