Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова авыл җирлегендә мәдәнияне үстерү мәсьәләләре буенча узган Төбәкара форумда катнашты.
15 июнь Горький исемендәге Рязань өлкәсе китапханәсе мәйданчыгында авыл җирлегендә мәдәнияте үстерү мәсьәләләре буенча Төбәкара форум башланып китте.
Конференция онлайн-режимда «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Форумда Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы, Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутатлары, Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Федерация Советы әгъзалары, «Мәдәният» юнәлеше буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы комиссиясе әгъзалары, төбәкләрдән мәдәният өлкәсе җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыклары, дәүләт һәм муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре җитәкчеләре.
Форумда онлайн һәм оффлайн форматта Россия Федерациясенең 75 регионыннан 200дән артык вәкил катнашты.
Чарада катнашучылар «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында авыл һәм кече шәһәрләрдә мәдәният өлкәсен үстерү, мәдәният өлкәсен канун һәм методик яктан тәэмин итү, кадрлар әзерләү системасын камилләштерү, шул исәптән «Җирле мәдәният хезмәткәре» программасы, муниципаль берәмлекләр социаль үсешенең мөһим факторы буларак мәдәният өлкәсе инфраструктурасын комплекслы үстерү, авылларның һәм кече шәһәрләрнең халыкларының милли мәдәниятен саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Форумны Рязань өлкәсе Хөкүмәте рәисе Роман Петряев ачты.
Мәдәният министры Ирада Әюпова үзенең чыгышында Татарстан Республикасында муниципаль мәдәният учреждениеләре эшчәнлеген методик яктан тәэмин итүне оештыру максаты белән дәүләт мәдәният учреждениеләре базасында мәдәни-ял итү, музей, китапханә, театр-тамаша, белем бирү, концерт һәм кино өлкәсендә булдырылган проектлы офисларның функцияләре белән таныштырып үтте.
Даими рәвештә белем бирү семинарлары (шул исәптән ВКС режимында), стратегик сессияләр, мастер-класслар, лабораторияләр һәм яңа проектларны гамәлгә кертү буенча укытулар оештырыла",- дип ассызыклады мәдәният министры Ирада Әюпова.
Форум кысаларында пленар утырыш, авылда һәм кече шәһәрләрдә мәдәниятне үстерү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл, «Авыл мәдәнияте-яңа мөмкинлекләр һәм коммуникацияләр мохите» кейс — сессиясе узды. Анда катнашучылар авыл җирлегендә мәдәниятне үстерүнең иң яхшы төбәк тәҗрибәләрен тәкъдир иттеләр, 20дән артык чыгыш яңгырады. Фойеда Рязаньның мәдәни тормышы турында сөйләгән «Туган җирнең авазлары» дип исемләнгән фотокүргәзмә эшләде.