Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы 2021 елда кинематография өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы коммерцияле булмаган оешмаларына субсидияләр бирүгә гаризаларны 30 июльгә кадәр кабул итә

2021 елның 2 июле, җомга

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы 2021 елда кинематография өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасының коммерциячел булмаган оешмаларына субсидияләр бирүгә гаризалар кабул итү турында игълан итә.

Темалар (гаризада күрсәтелә), фильмнарның жанры һәм субсидиянең күләме:

I. «2014-2024 елларга Татарстан Республикасының  икътисадый үсеше һәм инновацияле  икътисады» дәүләт программасының  «2014 – 2024 елларга Татарстан Республикасында  социаль юнәлешле коммерциячел  булмаган оешмаларга ярдәм итү»  ярдәмче программасын үтәү кысаларында  киноҗитештерү

1. Татарлар яшәгән төбәкләрдә ватандашлар тормышы турында фильм (гореф-гадәтләр, туган телне саклау, әйләнә-тирә, мәдәният, спорт) - кыска метражлы документаль фильм -500,0 мең сум;

2. Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган кыска метражлы документаль фильм – 500,0 мең сум;

3. Татарстанның кече шәһәрләре  һәм авылларында мәдәни тормыш турында кыска метражлы документаль фильм – 500,0 мең сум;

4. Яшьләр арасында гражданлык-патриотик тәрбия һәм экстремизмга каршы профилактика алып бару турында кыска метражлы документаль фильм – 500,0 мең сум;

5. Гаилә һәм гомумкешелек кыйммәтләрен  пропагандалауга юнәлдерелгән тулы  метражлы уен фильмы-2000,0 мең сум;

6. Татар мәдәниятенең күренекле  эшлеклеләре һәм аларның юбилей даталарына багышланган кыска метражлы уен фильмы – 1000,0 мең сум;

7. Татарстан Республикасында гражданлык  бердәмлеген, милләтара һәм конфессияара  татулыкны ныгытуга юнәлдерелгән  тулы метражлы фильм –1000,0 мең сум;

8. Татарстанда Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы тематикасына багышланган анимацион кино. Анимация – 1000,0 мең сум;

II. «2014 – 2022 елларда Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын үтәү кысаларында киноҗитештерү

9. Татарстан Республикасының матди  булмаган мәдәни мирасын күрсәтүче фильм. Кыска метражлы документаль фильм-демонстрация – 350,0 мең сум;

10.Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның тарихы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында кыска метражлы документаль фильм – 350,0 мең сум;

Субсидияләр алу өчен коммерциячел булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгына (420015, Казан шәһәре, Пушкин ур., 66/33) документларны 2021 елның 30 июленә кадәр тапшырырга кирәк.

Тулырак мәглүмат алу һәм элемтәгә керү өчен телефоннар: 8 (843) 264 74 73, 264 74 38.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International