Казан трамваенда беренче спектакль узачак

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында Казан яшь тамашачылар театры һәм «Метроэлектротранс» хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә «Төнге трамвай» проектын башлап җибәрүгә багышланган матбугат конференциясе узды. Проект ТР мәдәният министрлыгы һәм Казан Мэриясе ярдәме белән оештырыла.

12 июньдә Казан театр трамваенда «Төнге трамвай» аудиоспектакленең премьерасы узачак. Ул «Җиңү проспекты» метро тукталышыннан җомга һәм шимбә көннәрендә 5а номерлы трамвайда боҗра маршруты буенча хәрәкәт итәчәк. Бу хакта матбугат конференциясендә мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова хәбәр итте.

Тамашачылар Зоя Рутер пьесасы буенча актерлар башкаруында колакчыклар ярдәмендә аудиоспектакль тыңлый алачак.

Декорацияләрне төнге Казанның Җиңү паркы, Химиклар мәдәният йорты, Җиләкле бистәсе, Түбән һәм Урта Кабан яр буе алыштырачак. «Без шәһәр үзәген түгел, ә тарихи урыннардан уза торган боҗра маршрутын сайладык. Казан халкы һәм башкала кунаклары мондый күренешне күргәне юк әле. Алар тыңлаучы түгел, ә тамашада катнашучы булачак», — дип сөйләде Юлия Әдһәмова.

Спектакль 23:00 сәгатьтә башлана һәм сәгать ярым дәвам итә.

"Без тамашачылар өчен  мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудырырга теләдек. Төнлә шәһәр магистральләре тынычрак, ә трамвайларда пассажирлар саны азрак”, - диде “Төнге трамвай" спектакле режиссеры Радион Букаев.

Сюжет нигезендә яшь мотоциклчы Александр Белов тарихы салынган, ул трамвайда бикләнеп калган һәм аннан чыгарга тырышуы хакында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International