Саха (Якутия) Республикасы Милли китапханәсенең электрон китапханәсенә керү мөмкинлеге ачыла

2021 елның 8 июне, сишәмбе

9 июнь 11.00 сәгатьтә Татарстанда Саха (Якутия) Республикасы көннәре кысаларында Якутия Милли китапханәсенең электрон китапханәсенә керү ноктасын ачу тантанасы узачак.

Куллану ноктасы Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә оештырыла, китапханәгә килүчеләр Якутия китапханәсе фонды белән таныша алачак.

Саха (Якутия) Республикасы Милли китапханәсенең электрон китапханәсе- якут, рус, инглиз телләрендә 50 меңнән артык документтан торган цифрлы мәгълүмат системасы. Әлеге мөмкинлек Төньякта яшәүче Якутия халкы тарихы, мәдәнияте, әдәбияты белән тулырак танышырга ярдәм итәчәк. Кулланучыларга уңайлы булсын өчен электрон китапханә тематика һәм тармак буенча бүленешләрдән тора.

Хәзерге вакытта мондый нокталар Казахстан Республикасы Милли академик китапханәсендә, Саха (Якутия) Республикасының Владивосток, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендәге даими вәкиллекләрендә эшли.

Татарстандагы ноктаның үзенчәлеге ике республиканың да китапханә системасының цифрлы кооперациясе булуда, анда төрле халыкларның туган теле һәм милли мәдәнияте белән бәйле контентка аерым игътибар бирелә. Куллану ноктасы регионнарның икътисади, мәгариф, мәдәни, милләтара хезмәттәшлеген көчәйтергә һәм тәҗрибә нәтиҗәләрен кулланырга мөмкинлек бирәчәк.

Ачылу тантанасы Саха (Якутия) Республикасы һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлары, ике республиканың да Милли китапханә җитәкчеләре, иҗади интеллигенция вәкилләре катнашында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International