Бүген Татарстан Республикасы Милли музее һәм «Хәзинә» галереясендә «Татарстан Республикасында Саха (Якутия) Республикасы көннәре» программасы кысаларында ике яңа күргәзмә ачылды.
«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә ачылган күргәзмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Саха (Якутия) Республикасы Дәүләт Җыены Рәисенең беренче урынбасары Александр Жирков, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Саха (Якутия) Республикасы мәдәни һәм рухи үсеш министры Юрий Куприянов катнашты. Саха (Якутия) Республикасы Милли сәнгать музее җыелмасыннан «Олонходан иҗат киңлегенә» дип аталган күргәзмәдә хәзерге заман якут рәссамнарының графика һәм традицион декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре тәкъдим ителә. Күргәзмә якут милли мәдәниятенең төп символларын тасвирлый һәм Казан Кремленең «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә 13 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
«Россия Федерациясенең милли субъектлары буларак безнең төбәкләр һәрвакыт үзенең казанышлары белән алга атлый. Без, мөгаен, соңрак килдек, йөз ел үтеп киткән. Әгәр 1000 ел элек килгән булсак, безгә тәрҗемәче кирәк булмас иде, без бер телдә аралашыр идек. Бу очрашу киләчәк буыннар, алга таба юнәлешне күрсәтү, дөньядагы традицияләрне һәм гүзәллекне саклап калу өчен кирәк», —дип билгеләп үтте Юрий Куприянов.
"Якутия һәм Татарстанның уртак нокталары күп. Безнең тамырларыбыз бер: бер үк тел төркеме. Без республикада мәдәни мохит булдыру өчен генә түгел, ә милли мәдәниятләребезне саклау өчен дә җаваплы», — диде Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова.
Шулай ук бүген Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Саха (Якутия) Республикасы мәдәни һәм рухи үсеш министры Юрий Куприянов ТР Милли музеенда "Уус уонна Иис: Якутия халыкларының декоратив-гамәли сәнгате» күргәзмәсен ачуда катнаштылар.
Күргәзмәдәге агач һәм көмеш предметлар, мамонт казык тешеннән ясалган әйберләр, йон эшләнмәләр -Якутия халыкларының табигать белән тыгыз бәйләнешләре турында сөйли.
Якут күргәзмәсендә мәдәни символлар – төрле орнамент бизәкләре булган чороннар (касәләр); Якутия халыкларының милли киемнәре; XIX-XX йөзнең көмеш бизәнү әйберләре, ат бизәү предметлары тәкъдим ителәчәк. Хәзерге заман халык осталарының эшләнмәләре: хомус, якут пычаклары, сөяктән эшләнгән әйберләр төп урынны алып тора. Емельян Ярославский исемендәге Якут Дәүләт берләштерелгән тарих һәм мәдәният музее фондларыннан уникаль экспонатлар һәм Татарстан Республикасы Милли музее фондларыннан тюрколог Николай Катановның якут коллекциясе күргәзмә кунаклары өчен кызыклы булачак. Күргәзмәдә үзәк урын якутларның милли бәйрәме Ысыах– җәйге кояш җылысы торышына багышлана.
Күргәзмә 10 июньгә кадәр дәвам итә.