Яр Чаллыда Россиянең кече шәһәр театрлары фестивале ачылды

2021 елның 4 июне, җомга

Яр Чаллы шәһәрендә Россиянең кече шәһәр театрлары фестивале ачылды.

Фестиваль ачылыр алдыннан театрлар форумын оештыручылар журналистлар белән очрашты. Очрашуда Милләтләр театры җитәкчесе Евгений Миронов: “Фестивальне җирле хакимият вәкилләре ярдәменнән башка үткәреп булмас иде. Татарстан һәрвакыт иң яхшы идеяләрне гамәлгә ашыруны хуплый”, - дип ассызыклады.

Тантана Азатлык мәйданында узды. Мәртәбәле кунаклар арасында РФ халык артисты, Милләтләр театры җитәкчесе Евгений Миронов һәм РФ халык артисты Ольга Остроумова, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары, район башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина бар иде.

Фестиваль Чаллыда 2 июньнән 9 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән: Татарстан, Башкортстан, Удмурт Республикасы, Пермь һәм Краснояр крайлары, Ленинград, Псков, Свердловск, Кемерово, Самара, Ростов, Иркутск һәм Липецк өлкәләреннән 16 иҗат коллективы катнашачак. Әйдәп баручы театр тәнкыйтьчеләреннән торган жюрины Ольга Остроумова җитәкли.

"Татар-информ" МА, "Kazan First" материаллары кулланылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International