А.С. Пушкин тууына 222 ел тулуга һәм Халыкара рус теле көненә багышланган тантаналы чаралар программасы

2021 елның 1 июне, сишәмбе

1 июньнән 6 июньгә кадәр  Казанда А.С. Пушкинның тууына 222 ел тулуга һәм Халыкара рус теле көненә багышланган чаралар уза.

«ПушкинФЕСТ» рус мәдәнияте фестивале башланды. Фестивальнең программасын А.С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәк әзерләде.

6 июнь А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов рус зыялылары белән очрашачак.

Сәг 9:00 дан 10:15 кадәр А.С. Пушкин һәйкәле янында Шигърият бәйрәме узачак. Казанлылар һәм Татарстан башкаласы кунакларын сәг 10:00 республика җитәкчелеге катнашында А.С.Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салуда катнашырга чакырабыз.

10:30 - 12:00 сәг. Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Халыкара рус теле көненә багышланган тантаналы бәйрәм концерты узачак.

17:00 сәгатьтә «ПушкинФЕСТ» фестивален төгәлләү һәм «ПушкинFM» яшьләр иҗат кичәсен ачу тантанасы.

А.С. Пушкинның 222 еллыгына һәм Халыкара рус теле көненә багышланган тантаналы чаралар ТР барлык муниципаль районнарында да узачак.

Игътибар! Аккредитация 4 июньгә кадәр электрон адрес буенча алып барыла: Aygul.Nadyrshina@tatar.ru.

Белешмәләр өчен тел.: 264-73-98, 89272400017-Руслан Шиһабетдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International