"Зөя утрау-шәһәрчеге музее төне" чарасына 2900 кунак килде

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

29 майда «Зөя утрау-шәһәрчеге музее төне» чарасы узды.

Бу кичә башкаларына охшамаган иде. Утрауда фонарь һәм фейерверклар яктылыгында табигатьнең матурлыгы тагын да ачык күренә иде, музыка, заманча театр, халык җырлары һәм биюләр белән үрелеп барган бәйрәмдә, урта гасыр сугышлары, әкияти һәм тарихи уеннар да бар иде.

Чарада 6 сәг эчендә (16:00 дан 22:00 сәг кадәр) утрау-шәһәрчектә 2977 кеше кунак булды. Бәйрәмгә килүчеләр утыздан артык чарадан торган бай программада катнашты.

Музей залларында экспонатлар җанланды һәм “Sforzando” фонды конкурслары һәм фестивальләре лауреатлары башкаруында музыка яңгырады, “Рус балеты” хореография мәктәбе укучылары “Кечкенә балет тарихы” программасын тәкъдим итте. Успен мәйданында пианист Илсур Вельгас классик джаз композицияләре һәм импровизацияләр башкарды.

Зөя шәһәрчеге музее ишегалдында Казан театр училищесының икенче курс студентлары рәссам Хаим Сутин әсәре буенча куелган «Хаим» пластик-шигъри спектаклен куйды.

Балалар өчен яшь актерлар “Күңелле сәяхәт" спектаклен күрсәттеләр. Шулай ук нәниләр өчен уеннар, викториналар, конкурслар, сабын куыклары тамашасы оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International