Алабугада «Федоров керамикасы: югалганнар эзеннән» күргәзмәсе ачыла

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

4 июнь 11.00 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында Тамбов өлкәсе туган якны өйрәнү музее җыелмасыннан «Федоров керамикасы: югалганнар эзеннән» һәм «Корен Библиясе» күргәзмәләре ачыла.

"Федоров керамикасы" күргәзмәсе Россиядә Федоров һөнәрчелеген һәрьяклап өйрәнүгә юнәлдерелгән беренче проект. XVIII гасыр уртасыннан алып ХХ гасыр ахырына кадәр Тамбов өязенең Федоров авылында (хәзер Тамбов өлкәсенең Бондар районы) чүлмәк савыт-саба һәм балчыктан уенчыклар җитештерелгән. ХІХ-ХХ гасырның беренче яртысында керамика җитештерү һәм сатуда авыл халкы актив катнашкан.

Федоров керамикасы матурлыгы һәм сыйфаты аркасында зур популярлык казана һәм Тамбов өлкәсеннән читтә «Бондар керамикасы» исеме астында таныла. Күргәзмәдә халык көнкүреше әйберләре, традицион һәм археология керамикасы, заманча хезмәтләр тәкъдим ителәчәк.

Библияга багышланган күргәзмәдә XVIII-XIX гасырдагы график битләр, христиан  металлпластик предметлары, төрле тәреләр, икона һәм башка дингә кагылышлы китаплар, басмалар, хезмәтләр белән танышырга мөмкин булачак.

Күргәзмәләр 8 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International