Россиянең кече шәһәрләрендәге театрларның XVIII фестивале Яр Чаллыда узачак

2021 елның 28 мае, җомга

Хөрмәтле журналистлар!

2021 елның 2-9 июнендә Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы ярдәме белән Яр Чаллы шәһәрендә Россиянең кече шәһәрләрендәге театрларның XVIII фестивале узачак. Фестивальгә төрле төбәкләрдән 16 иҗат коллективы: Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Пермь һәм Краснояр крае, Ленинград, Псков, Свердловск, Кемерово, Самара, Ростов, Иркутск һәм Липецк өлкәләреннән театр вәкилләре киләчәк.

3 июнь 16сәг 30 мин “Open City" конференц-залында фестиваль программасына багышланган матбугат конференциясе узачак.

Спикерлар:

Юлия Әдһәмова – Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары;

Наил Мәһдиев-Яр Чаллы шәһәре мэры;

Евгений Миронов-фестивальнең сәнгать җитәкчесе, РФ халык артисты, Дәүләт милләтләр театрының сәнгать җитәкчесе, РФ Дәүләт премияләре лауреаты, РФ Президенты каршындагы мәдәният һәм сәнгать советы әгъзасы;

Олег Лоевский-Станиславский исемендәге Халыкара театр премиясе лауреаты, «Реаль театр" фестивале директоры, театр тәнкыйтьчесе;

Елена Носова-Россиянең кече шәһәрләре театрларына ярдәм итү Дәүләт милләтләр театрының федераль программасы кураторы.

Матбугат конференциясенә һәм фестивальгә баручылар өчен ТР Мәдәният министрлыгыннан Яр Чаллыга кадәр трансфер оештырыла.

Сезне әлеге чараны яктыртуда катнашырга чакырабыз.

Аккредитация: Aygul.Nadyrshina@tatar.ru т.: 264-73-98.

Белешмәләр өчен телефон: 264-73-98, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы белгече А.А.Надыршина.

Пресс-релиз

Фестивальнең программасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International