«UenFest» I Республика фестивале 1 июньдә узачак

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

Беренче тапкыр Татарстан халыкларының «UenFest» традицион уеннары фестивале 1 июньдә Казан шәһәрендә узачак.

Фестиваль «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы территориясендә 12:00 сәгатьтә башлана.

Концерт программасында балалар үзешчән коллективлары чыгышы һәм «UenFest» I Республика фестивале җиңүчеләрен котлау тантанасы, «Моңлы тамчы» IX Республика балалар фольклор коллективлары фестивале, «Сөйкемле Шүрәле» XI Бөтенроссия иҗат эшләре конкурсы финалистларын бүләкләү тантанасы да бар.

Башкала үзәгендә, «Казан Кремле» территориясендә 12:30 - 14:00 кадәр фестиваль кунаклары уен мәйданчыклары эшләячәк: «Сөйкемле Шүрәле» –Халыкара конкурсының иҗат эшләре күргәзмәсе, балалар аттракционнары, «Мультифест» мультипликацион проектлар чатыры һәм «КидСпейс» балалар шәһәрчеге дә булачак. Фестиваль кунаклары кызыклы һәм интерактив мастер-классларда катнашачаклар, милли уенчыклар, юеш итекләр, традицион сәнгать рәсеме, кәгазь – пластика, балчык уенчыклары ясый алачаклар.

Чараны Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе оештыра.

Чараны оештыруда катнашучылар: «Казан дәүләт яшь тамашачы театры», «Бәрмәнчек керәшен дәүләт фольклор ансамбле» Татарстан Халыклары дуслыгы йорты, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, “Татаркино” дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе, Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International