Борис Четвергов (1946-2013) Россия музыка тарихына композитор-мелодист буларак кереп калды. Ул рус романтик классикасы традицияләрен дәвам итүче иде. Казан музыка училищесында һәм Казан дәүләт консерваториясендә укыткан Юрий Васильевич Виноградовның һәм Борис Николаевич Трубинның укучысы.
Аңа багышланган концертта камера әсәрләре яңгырады, аларны Татарстан һәм Россия Композиторлар берлеге әгъзалары, композиторлар башкарды.
Кичәнең икенче өлеше Нәҗип Җиһановның110 еллыгына багышланган иде.
Нәҗип Җиһанов (1911-1988). 16 симфония, 8 опера, 3 балет, күп санлы камера инструменталь әсәрләр, романслар һәм җырлар авторы.
Татар музыкасы йолдызын искә алуга берлек әгъзалары иҗади карадылар. Композиторлар Екатерина Шатрова, Алсу Абдуллина, Виталий Харисов һәм Алсу Сөнгатуллина тарафыннан яңа һәм заманча яңгыраган инструменталь аранжировкалар ясалды.
Классик башкару үзенең актуальлеген югалтмады. Гөлнара Мурзиева һәм Фәнис Мөхтәров башкаруында Җиһанов, аның операларыннан арияләр, романслар яңгырады.
Дөньякүләм танылган пианистка Халидә Динова (АКШ) фортепиано өчен язылган 12 язманы башкаруы кичәнең искиткеч ноктасы булды.