27 май Татарстан Милли музеенда «Музыкаль пәнҗешәмбе» проектының чираттагы әдәби-музыкаль кичәсе узачак

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

27 май ТР Милли музеенда «Музыкаль пәнҗешәмбе» проекты кысаларында «Казан» журналының баш мөхәррире, шагыйрь Альбина Әбсәләмова һәм джаз музыканты Евгений Соколов катнашында «Яңгырлы саундтрек» әдәби-музыкаль кичә узачак. Башлана 16.00 сәгатьтә.

Иҗат дуэтының беренче чыгышы 22 мартта Качалов театрының кече сәхнәсендә узган иде.

Альбина Әбсәләмова Казан тамашачысына үзенең шигъри җыентыклары һәм биографик проза китаплары белән таныш. Ул Татарстан Республикасы  һәм Россия Язучылар берлеге әгъзасы, «Триумф» премиясе лауреаты, 2014 елдан «Идел» журналының (рус телендә) баш мөхәррире, 2020 елның декабреннән «Казан» журналының баш мөхәррире булып эшли.

Евгений Соколов Jive джаз ансамблен оештыручы, Казан консерваториясен тәмамлаган, Виктор Деринг җитәкчелегендәге зур джаз оркестрында уйнаган. Журналист тәҗрибәсе бар, Казан джазы хроникасын язган шәхес.

Альбина Әбсәләмова һәм Евгений Соколов дуэты-хәзер заман шигърияте һәм джаз музыкасы синтезы, авторның шигырьләре һәм музыкаль импровизациянең ярашуы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International