Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы коллегиясенең чираттагы утырышы үтте

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының «Учреждениеләрдә хезмәтне саклау, яңалыклар кертү, хезмәтне саклау белән идарә итү системасында һөнәри сыйфатны бәяләү. Мәдәният объектларының террорчылыкка каршы әзерлеге» темасына коллегия утырышы узды.

Чара Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х.Әюпова рәислегендә үтте. Утырышта Министрлыкның коллегия һәм Иҗтимагый совет әгъзалары, ведомство карамагындагы оешмалар һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мәдәният бүлекләре (идарәләре) башлыклары катнашты.

Коллегия барышында «Мәдәният, сәнгать һәм мәгариф өлкәсендә хезмәтне саклау һәм яңалыклар», «Учреждениеләрдә хезмәтне саклау белән идарә итү системасында һөнәри сыйфатны бәяләү», «Мәдәният, сәнгать, мәгариф һәм кинематография өлкәсендәге объектларның террорчылыкка каршы әзерлек дәрәҗәсе» дигән темаларга докладлар укылды.

Утырыш ахырында кертелгән тәкъдимнәр нигезендә коллегия карарының проекты расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International