2021 елның 10 һәм 11 июнь көннәрендә Мәскәү шәһәре ветераннар йортының Кызыл Байрак залында «Ватанның яшь талантлары» V Халыкара патриот җырлар һәм музыка балалар вә яшүсмерләр иҗат фестивале узачак. Фестиваль Александр Невскийның тууына 800 ел тулуга багышлана.
Фестивальнең максаты - яңа талантлар табу, аларның иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, яшьләрдә сәнгати һәм эстетик зәвык тәрбияләү, патриотик рух формалаштыру.
Җиңүчеләргә һәм лауреатларга грамота, кубоклар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак, шулай ук Мәскәүнең иң яхшы концерт мәйданчыкларында чыгыш ясау хокукы биреләчәк.
Фестивальдә солистлар һәм ансамбльләр, мәктәп балалары һәм яшьләр, иҗат коллективлары һәм аерым вокалчылар катнашачак.
Фестивальдә беренче тапкыр БДБ, Европа, Африка, Америка, Азия илләреннән ватандашлар катнашачак.
"Ватанның яшь талантлары" V Халыкара фестивале турында тулырак мәгълүмат сайтта: http://www.rusol.ru/