Ирада Әюпова татарстанлыларны Славян язуы һәм мәдәнияте көне белән котлады

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

Славян язуы һәм мәдәнияте көне уңаеннан ихлас тәбрикләремне кабул итегез! Гасырлар дәвамында язма сүзнең киләчәк буыннарга югары әхлак һәм гомумкешелек кыйммәтләрен тапшырырга мөмкинлек биргән.

Бүген без бөек мәгърифәтче - бертуган Кирилл һәм Мефодийны искә алабыз. Аларның хезмәте нәтиҗәсендә славян халыкларының мәдәнияте һәм рухи тормышына нигез салына. Югары әхлакка нигезләнгән бай һәм үзенчәлекле славян мәдәнияте әдәби-сәнгать иҗаты хәзинәсенә әверелде.

Тарих күрсәткәнчә, киләчәктә укымышлы һәм мәгариф, белем алуга зур игътибар бирә торган җәмгыятьтә генә мәдәни традицияләр һәм рухи кыйммәтләр саклана.

Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Беренче укытучылар Кирилл һәм Мефодий һәрвакыт безгә Славян язуының кыйммәтләре һәм безнең халыкларның рухи мирасы турында искә төшереп торсын иде.

Хөрмәт белән Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International