Татарстанда "Башкорт киносы" көннәре узачак

2021 елның 21 мае, җомга

25-26 май Татарстанда башкорт киносы көннәре кысаларында күрше республиканың танылган фильмнары күрсәтеләчәк. Чараны ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә "Татаркино" мәдәният учреждениесе һәм «Башкортстан» киностудиясе оештыра.

Тамашачыларга өч фильм тәкъдим ителәчәк, алар арасында яңа кинолар – «Алтын сарай» («Золотой дворец») анимацион фильмы, шулай ук кыска метражлы "Кыргый" («Дикарь») һәм «Гильза» фильмнары бар.

Фильмнарның иҗади команда вәкилләре белән очрашулар да планлаштырыла. Кунаклар арасында продюсер Азамат Тимиргазин һәм Әмир Абдразаков исемендеге "Башкортстан" киностудиясе директоры урынбасары Рөстәм Солтангузин да бар.

Башкорт киносы көннәрен ачу тантанасы 26 майда Казанның «Мир»кинотеатрында узачак. 25 майда Кама Аланының "Чулман-Су" кинотеатрында 14:00 сәгатьтә, 26 май көнне Казан шәһәренең «Мир» кинотеатрында 18:00 сәгатьтә башлана.

ПРОГРАММА:

Кыска метражлы "Кыргый" («Дикарь») фильмы.

"Кыргый" - ана һәм ул мөнәсәбәтләре турында кыска метражлы кино. Фильмның девизы — «Ана күңеле — балада, бала күңеле-далада» дигән башкорт мәкале. Ягъни, әниләр һәрвакыт балалар турында уйлый, ә балалар иректә, өеннән читтә булырга тырыша.

Кыска метражлы «Гильза» фильмы.

«Гильза» фильмы Башкортстанда яшәүче кечкенә ир балаларның чынбарлыктагы тормыш тарихына нигезләнгән. Алар үз көчләре белән хоккей командасы җыялар.

"Алтын сарай" анимацион фильмы.

Маҗаралар турында искиткеч мәзәк. Сюжет нигезендә гыйбрәтле башкорт әкиятләре.

Керү ирекле.

Барлык фильмнар да рус телендә.

12+

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International