6-11 июнь Казанда XV Халыкара "Нәүрүз" театр фестивале узачак

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

Быел 6-11 июнь Казанда төрки халыкларның «Нәүрүз» XV Халыкара театр фестивале узачак. Фестивальдә Казахстан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Россиядән 22 театр катнаша.

Узган ел "Нәүрүз" фестивале Башкортстанга багышланса, быел "Нәүрүз" төньяк төркиләрнең театр сәнгатенә багышлана. Фестивальдә Хакасиядән, Алтай һәм Тыва театрлары катнашачак, - дип сөйләде фестивальнең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев. - Фестивальнең репертуары төрлелеге белән аерылып тора: Бөтендөнья классикасы, этник риваятьләр, заманча драматургия. Фестиваль 500 дән артык кунакны туплаячак".

"Нәүрүз" спектакльләре Казанның 6 театр мәйданчыгында тәкъдим ителәчәк: Камал театрының Зур һәм Кече заллары, "Әкият" курчак театрының Зур һәм Кече заллары, Тинчурин театры, Кариев театры. Спектакльләр шулай ук Кабан күленең яр буенда ачык һавада да куелачак. Билетлар кассаларда, театр сайтларында, шулай ук билет таратучыларда сатыла.

Фестивальне «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы театр әһелләре берлеге ярдәме һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы белән берлектә Камал театры оештыра.

«Нәүрүз» театрара элемтәләрне ныгыту һәм Россия Федерациясе һәм чит илләрнең төрки һәм башка халыкларының театр мәдәниятен үзара баету максаты белән уздырыла. Беренче тапкыр «Нәүрүз» фестивале 1989 елда Алма-Атада СССР Театр эшлеклеләре берлеге карары белән үткәрелә. СССР таркалганнан соң ел саен үткәрелә торган фестиваль 5 ел үткәрелми. «Нәүрүз» фестивале 1998 елда Татарстан Республикасы инициативасы белән оештырыла.

Фестиваль Халыкара статуска ия булды һәм Казанда дүрт елга бер тапкыр уздырыла иде. 2009 елдан башлап Фестиваль ике елга бер тапкыр үткәрелә. 2010 елдан башлап фестиваль эгидасы астында "Нәүрүз" Халыкара театр-белем бирү форумы да уза. Форум кысаларында актерлык һәм режиссерлык осталыгы, театр белеме һәм театр сәнгате өлкәсендә менеджмент буенча семинарлар һәм мастер-класслар үткәрелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International