«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең арт-резиденциясенең театр бүлеге режиссер Александр Тумановның «Хитроумная влюбленная» спектаклендәге рольләренә кастинг игълан итә.
Кастингка урта һәм югары театр белеме булган 18-35 яшьлек артистлар: вокалчылар, театр һәм музыка уку йортлары студентлары, театр актерлары чакырыла.
Җырлый, бии, музыка уен коралларында уйный белүе хуплана. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, тыңлау өчен Франческо Петрарка, Уильям Шекспир, Пьер Ронсар, Теодор Агриппа Д ' Обинье, Лопе де Вега, Филипп Сидни һ. б. шагыйрьләрнең шигъри өзекләрен, сонеталарын әзерләргә кирәк.
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең гала-концерты 4, 5 июнь Казанда Гладилов урамы, 49 йорт адресы буенча узачак. Башлана 11:00 сәгатьтә.