5-10 сентябрьдә Татарстан башкаласында узачак XVII Казан халыкара мөселман киносы фестивален уздыру мәйданчыклары билгеләнде. Кинофорум Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән берлектә оештырыла.
Мөселман киносы фестивален ачу тантанасы 5 сентябрьдә Казан Ратушасында, ә йомгаклау 10 сентябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы сәхнәсендә узачак. Әлеге чараларда, гадәттәгечә, танылган артистлар катнашачак. Фестивальдәге фильмнарны «Родина» һәм «Мир» кинотеатрларында куячаклар.
Фестиваль кысаларында шәһәрнең төрле мәйданчыкларында иҗади очрашулар, түгәрәк өстәлләр, матбугат конференцияләре, кинофестиваль партнерлары өчен инвестицион-презентация мәйданчыгы, эшлекле программа һәм башка чаралар оештырылачак.
XVII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә гаризалар кабул итү 2021 елның 1 февралендә башланды һәм 1 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Быел казах киносы белгече һәм тәнкыйтьче Гөлнара Әбикеева җитәкчелегендәге сайлап алу комиссиясе үз эшен июль аена төгәлләячәк, аннан соң конкурс программасы игълан ителәчәк.
Төп программадан тыш, тамашачыларны конкурстан тыш программалар да көтә. Казан халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан башкаласында 2005 елдан бирле уза.