Казанда AWAZ фестивале башлана

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

20 майдан 23 майга кадәр  Казанда Россиянең иң зур чараларының  берсе- AWAZ фестивале узачак. Фестиваль  10 мәйданчыкта музыкаль һәм белем бирү программасын, перформанслар, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән кунаклар һәм артистларны берләштерәчәк.

Нәрсә ул AWAZ?

Татар теленнән тәрҗемә иткәндә «аваз». AWAZ фестивале — музыка өлкәсендә мәдәни фикер алышу һәм тәҗрибә уртаклашу дигән сүз.

“AWAZ x SKILLBOX” музыкаль конференциясе:

21 һәм 22 май "AWAZ x SKILLBOX" конференциясе узачак. Ул концептуаль рәвештә ике блокка бүленәчәк. Беренчесе музыка индустриясен үстерү үзенчәлекләренә, аның трендларына һәм тенденцияләренә багышланачак. Икенчесе-хәзерге мәдәнияттә музыканың роле һәм урыны турында булачак. Конференциянең мөһим бурычларының берсе – музыка турында локаль һәм глобаль фикер алышу һәм Казан музыкантларын һәм индустриядә катнашучыларны берләштерү. Тулырак.

Спикерлар арасында Сергей Мудрик ("Вечерний Ургант" тамашасының музыкаль редакторы), Николай Овчинников («Афиша Daily» мөхәррире), Булат Хәлилов (Ored recordings, Нальчик), Алексей Николаев («Skillbox» музыкаль менеджер курсы спикеры, InSimple бюросына нигез салучы), Алена Бочарова (Beat Film Festival директоры), Евгений Былина (хәзерге заман музыкасын өйрәнә, НИУ ВШЭ дизайн мәктәбендә укыта), Никита Кукушкин (актер, “Ярдәм” хәйрия фондына нигез салучы) бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International