Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «КАРАВОН-2021» ХХІХ рус халык бәйрәменә багышланган матбугат конференциясе узды.
Сорауларга Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы башлыгы, Лаеш шәһәре Советы депутаты Илдус Зарипов, Татарстан Республикасы Лаеш районы Никольский авыл мәдәният йорты мөдире Ирина Комиссарова, «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге» ДБУ директоры Алсу Мифтахова җавап бирде.
«Каравон» фольклор фестивале 2020 елда онлайн режимда узды һәм 500 мең кеше җыйды. Каравон-2021 традицион рәвештә Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Никольское авылында узачак", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин. Мондый бәйрәмнәр республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгытуда ярдәм итә, чөнки бу ел Татарстанда туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.
Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов бәйрәм Роспотребнадзор таләпләрен исәпкә алып үткәреләчәк дип билгеләп үтте.
«Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге» ДБУ директоры Алсу Мифтахова «Каравон-2021» программасы белән таныштырды.
Бәйрәм кунаклары өчен Җиңү Проспекты метро станциясеннән (аэропорт ягына) автобуслар булачак, юл бәясе 70 сум.
118 нче маршрутның расписаниесе:
Казан-Никольское 5:25, 8:25, 9:30, 14:30, 17:30
Никольское – Казан 6:20, 9:20, 15:30, 18:30.
"Әйлән-бәйлән аланы" нда кунакларны авыл көнкүреше атмосферасы көтәчәк. Үзешчән фольклор коллективлары бәйрәм кунакларын традицион куас һәм самавырдан кайнар чәй татып карарга чакыра. Бәйрәм фолк-фьюж коллективлары чыгышлары белән дәвам итәчәк, махсус кунак Тина Кузнецова ZVENTA SVENTANA проекты белән чыгыш ясаячак.