Казанда «NEXT буыны» Бөтенроссия балалар театр коллективлары фестивале узачак

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

Казан яшь тамашачылар театрында 2021 елның 6-10 сентябрендә Россия мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы ярдәмендә «NEXT буыны» Бөтенроссия балалар театр коллективлары фестивале узачак. Чарага балалар театр коллективлары һәм инклюзив иҗат берләшмәләре чакырыла. Фестиваль программасына театр сәнгате өлкәсендә иң яхшы белгечләрдән мастер-класслар һәм тренинглар керәчәк.

Эксперт советы 10 иң яхшы спектакль - номинантны сайлаячак, аннан соң 4 спектакль – башлангыч мәктәп (7-10 яшь), катнаш төркем яки урта мәктәп  (11-13 яшь), өлкән төркем (14-18 яшь), иң яхшы инклюзив спектакль (7-18 яшь) категорияләрендә финалистларны сайлап алачак. Жюри "Спектакльнең иң яхшы режиссурасы", "Иң яхшы актер", "Иң яхшы актриса", "Иң яхшы актерлар ансамбле", "Иң яхшы сценография" номинацияләрендә фестиваль лауреатларын билгеләячәк.

Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 2021 елның 15 апреленнән 1 июленә кадәр түбәндәге адрес буенча: Казан шәһәре, Островский ур., 10, «Казан яшь тамашачы театры» ДБУ яки электрон адреска: zavpedtuz@yandex.ru кабул ителә.

Фестивальнең Нигезләмәсе һәм гариза формасы белән биредә танышырга мөмкин.

Өстәмә мәгълүмат өчен тел: +7 9625586514 (Валерия) һәм e-mail tuz-press@kazan-tuz.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International