Ирада Әюпова Россия Президентының мәдәният, сәнгать һәм креатив индустрияләр өлкәсендә грантлар Координация комитеты әгъзасы булды

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

Россия Федерациясендә мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыру өчен Россия Федерациясе Президенты грантларын бирүдә конкурслар уздыру максаты белән Координация комитеты һәм Мәдәни инициативалар Фонды оештырылды. Россия Федерациясе Президенты 2021 елның 17 маенда 287 номерлы Указга кул куйды.

Комитет рәисе итеп Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко билгеләнде. Әлеге комитеты составына Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х. Әюпова кертелде.

Комитет составына федераль министрлык һәм ведомство, федераль телеканал җитәкчеләре, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе һәм дәүләт хакимиятенең башка органнарын җитәкләүче, илнең эре коммерцияле булмаган оешма рәисләре керде.

Координация комитетының төп функцияләре: мәдәният, сәнгать һәм креатив индустрияләр өлкәсендә Россия Федерациясе Президенты грантларын бирүнең стратегиясен булдыру, конкурсларның нигезләмәләрен, җиңүчеләр исемлеген (бәйсез экспертиза нәтиҗәләрен исәпкә алып) һәм конкурсларны үткәрү өчен акча мәсьәләләренә кагылышлы тәкъдимнәр кертү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International