Әзербәйҗан һәм татар диаспорасы вәкилләре Казан китапханәләренә "Бөек Ватан сугышы елларында Әзербәйҗан" дип исемләнгән китап нөсхәләрен тапшырдылар

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Әзербәйҗан диаспорасы һәм Әзербәйҗан Республикасы татар диаспорасы вәкилләре Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә һәм Казан шәһәренең үзәк китапханәсенә «Бөек Ватан сугышы елларында Әзербәйҗан» китабы нөсхәләрен тапшырдылар.

Әлеге китап Курск шәһәрендә Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан нәшер ителгән. Инициатор һәм автордашларның берсе-Курск өлкәсе Әзербәйҗан җәмгыяте җитәкчесе Гасыйм Кәримов. Китапта укучыларга таныш булмаган бик күп әһәмиятле материаллар тупланган. Әзербәйҗан халкының 1941-1945 елларда фашизмга каршы батырлыгы Гасыйм Кәримовны әлеге китапны иҗат итүгә этәрә.

Китапның баш мөхәррире-тарих фәннәре докторы Вафа Гулиева. Басманы бастыруда Түбән Новгород, Архангельск, Мәскәү һәм Оренбург әзербәйҗан диаспорасы вәкилләре спонсорлык ярдәме күрсәткән. Шулай ук китапны чыгаруда Татарстан Республикасы Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы Әзәрбәйҗан Милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе,  «Бирлик» җирле иҗтимагый оешма җитәкчесе Рәмиз Мамедов та зур финанс ярдәм күрсәткән һәм оештыру эшендә катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International