«Театр-All Inclusive» уртак социаль – әһәмиятле проекты Татарстан Республикасында 2017 елдан башлап гамәлгә ашырыла һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерүдә ярдәм итә, аларның иҗади сәләтләрен театр эшчәнлегенә җәлеп итүдә катнаша.
Проект белем бирүгә юнәлдерелгән. Фестиваль исемлегендәге 8 балалар коллективы Казанга чакырыла.
16-18 майда балаларга театр артистлары мастер-класслар оештырачак, репетицияләр узачак, ә педагоглар консультацияләр алачак. Балалар «Волга» кунакханәсенә урнашачак.
Быел 35 гариза керде. Призерлар дипломнар белән бүләкләнәчәк, шулай ук театр студияләренә финанс ярдәм биреләчәк (һәр номинациядә 1 урынга – 50 мең сум, 2 урынга-30 мең сум, 3 урынга-15 мең сум). Фестивальнең Гран-при иясенә-70 мең сум бирү каралган.
Фестивальгә Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче Идел буе халыклары тарихына һәм мәдәниятенә багышланган хезмәтләр тәкъдим ителә.
Чараны үткәрү датасы: 18.05.2021ел. Вакыты: 10:00-12.30 сәг.
Үткәрү урыны: К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры (Казан шәһәре, М. Горький ур., 13.)
Элемтәгә керү өчен телефоннар:
8 919 622 59 56, 8 904 666 96 97 – Әлфия Вәлиева, Фонд директоры)
8 951 061 84 54 –Рәсимә Җиһаншина, Фондның әйдәп баручы белгече)
Электрон почта: abcrt@mail.ru к