Нуриев фестиваленең параллель программасы: кинода балет һәм ачык репетицияләр

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

13 майдан 2 июньгә кадәр Казанда Рудольф Нуриев исемендәге XXXIV Халыкара классик балет фестивале уза. Балет форумында параллель программа да үткәрү каралган, алар арасында – Рудольф Нуриевның хореографиядә балет, ачык репетицияләр, очрашулар, лекцияләр һәм онлайн-проектлар бар.

Фестиваль кысаларында беренче тапкыр «Каро» кинотеатрында Рудольф Нуриев хореографиясендә ике балет күрсәтелде – «Йокыга талган гүзәл» (16 май, 15.00) һәм «Золушка» (27 май, 19.00). Спектакль һәм билетлар турында тулырак мәгълүмат түбәндәге сылтама: https://kazan.theatrehd.com/

15 май 14.00 сәгатьтә «Мир»  кинотеатрында «Урланган үлемсезлек» фильмы күрсәтелде. Фильм режиссер Радик Кудояров тарафыннан тәкъдим ителә. Керү бушлай, теркәлү сорала.

31 май 18.30 сәгатьтә Татарстан  Республикасы Милли китапханәсендә (Пушкин ур., 86) Әдилә Хәйбуллинаның  «Кинода Рудольф Нуриев» исемле лекциясе узачак. Танылган Казан кино белгече Нуриев төшергән фильмнар, шулай ук соңгы 30 елда төрле авторларның уен һәм документаль тасмаларында артист образының ничек күрсәтелүе турында сөйләячәк. Лекция кысаларында кинофрагментларны күрсәтү планлаштырыла. Чарага керү ирекле, алдан теркәлү сорала.

Театрның социаль челтәрләрендә фестиваль вакытында «Балет әлифбасы» белем бирү проектының яңа чыгарылышлары, ә Instagram рәсми аккаунтында – туры эфирлар һәм кунаклар белән интервьюлар чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International