27 май кинотеатрларда «7 көн эчендә Кино» альманахының прокаты башлана. Бу-Татарстанда төрле илләрдән килгән яшь профессиональ командалар тарафыннан төшерелгән 10 кыска метражлы фильм. Проект Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы инициативасы белән 2019 елда башланып киткән иде.
19 май сәг.10:00 Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының утырышлар залында альманахка багышланган матбугат конференциясе узачак.
Спикерлар:
- Ирада Әюпова — Татарстан Республикасы мәдәният министры;
- Миләүшә Айтуганова — «Татаркино» ДБУК директоры;
-Станислав Ершов — кинопродюсер (Мәскәү, ZOOM);
- Илья Свидлер - "Kinolife" халыкара кинодистрибьютор компаниясе директоры (видео аша мөрәҗәгать).
Аккредитация: Фаина Харитонова, +7 (999) 169-45-10; pr@tatarkino.ru