2021 елның 5 маенда татар сәнгатенә нигез салучы, Идел буе төбәгенең беренче сәнгать белеме докторы Фуад Хәсән улы Вәлиевның тууына 100 ел тулды. Ул сигез фундаменталь академик тикшеренү һәм 100 дән артык фәнни-популяр мәкаләләр авторы. Аның соңгы китабы Казанда 1984 елда басылып чыга һәм «Татарстанның халык декоратив сәнгате» дип исемләнә. Галим вафат булганнан соң аның «Татар халык орнаменты» (Казан, 2002), «Татарстанның борынгы сәнгате» (Казан, 2020) хезмәтләре кызы Г.Ф. Вәлиева-Сөләйманова тарафыннан бастырыла.
20 - 21 май Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты», «Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать дәүләт музее», «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләрне гамәлгә кертү һәм традицияләрне үстерү ресурс үзәге» Фуад Хәсән улы Вәлиевның 100 еллыгына багышланган чараларда катнашырга чакыра.
– «Мирас һәм хәзерге заман: сәнгать һәм архитектурада традицияләрне өйрәнү, саклау һәм дәвам итү проблемалары» халыкара фәнни конференциясе (20-21 май, сәг.10.00 Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты, Батурин ур., 7А, 2 кат).
Конференция онлайн һәм офлайн форматта узачак. Якын һәм ерак чит илләрдән килгән сәнгать белгечләренең чыгышлары көтелә. Zoom конференциясенә тоташу өчен сылтама:
https://zoom.us/j/93920929380?pwd=VHF4L2t1R1BnZG5TdHF2RzNlS0FDZz09
– Ф.Х. Вәлиевнең иҗади эшләре һәм хәзерге заман рәссамнарының декоратив-гамәли сәнгать әсәрләреннән торган «Мирас һәм хәзерге заман» күргәзмәсе (21 май, 15.00 сәгатьтә башлана, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның "Хәзинә" милли сәнгать галереясы, 3 подъезд).
- Ф.Х. Вәлиевнең «Татар халык декоратив сәнгате» китабын тәкъдир итү (21 май, 15.30 сәгатьтә башлана, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның "Хәзинә" милли сәнгать галереясы).
– Рәссамнар һәм сәнгать эшлеклеләре катнашында "Яңа чынбарлык парадигмасында милли сәнгать" темасына түгәрәк өстәл (21 май, 16.00 сәгатьтә башлана, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның "Хәзинә" милли сәнгать галереясы, 3 подъезд);
Аккредитация-Латыйпова Гөлназ, 8 917 280 25 17.