“Нуриев хәзинәсе” фильмы "Мир" кинотеатрында күрсәтелде

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

15 майда Рудольф Нуриев исемендәге XXXIX Халыкара классик балет фестиваленең параллель программасы кысаларында «Мир» кинотеатрында режиссер Радик Кудояровның «Урланган үлемсезлек» исемле документаль фильмы күрсәтелде. Фильм «Нуриевның байлыгына» һәм әлбәттә күренекле биюченең биографиясенә багышлана.

Картинада Рудольф Нуриевның көнбатышта яшәгән еллары тасвирлана, шул елларда күренекле биюче буларак таныла. Нуриев искиткеч бай була: аның Нью-Йорк, Париж, Монте-Карло, Кариб һәм Франция Альпларында фатирлары, Америкада ранчо, Италиядә утравы, банкларда миллионлаган акчасы, кыйммәтле антиквариат, зәркән бизәнү әйберләре һәм башка бихисап кыйммәтләре була.

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм шәхсән үз исеменнән документаль фильм куючыларны һәм тамашачыларны сәламләде.

"Нуриевның хәзинәсе" - журналистлар эзсез югалган миллионлаган байлыгын шулай дип атаганнар, артист вафат булганнан соң хәзинәнең кайда икәнлеге билгесез. XX гасырның серен тамашачылар фильм белән бергә ачачак.

Режиссер Радик Кудояров картинаны берничә ел иҗат иткән. Фильм төшерү өчен ул күп тапкырлар Парижга очкан, биюченең дуслары, артист хезмәттәшләре һәм хәтта аның шәхси табибы белән дә аралашкан. Режиссер Нуриевның тормыш юлы буйлап атларга тырышкан: Монако, Урта диңгез утрауларында да биюченең күчемсез милке булган.

Фестиваль "Иҗади кешеләр" федераль проектының "Мәдәният" милли проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International