Екатеринбургта «Зур илнең геройлары» дип аталган беренче Россия кино һәм интернет-контент фестивале уза

2021 елның 6 мае, пәнҗешәмбе

Быел 5 майда «Зур илнең геройлары» дип аталган беренче Россия кино һәм интернет-контент фестивале башлана. Фестивальнең максаты - киләчәк буында батырлар образын формалаштыру, тәрбия мәгънәсе нигезен салу, илебезнең геройлары турында фильмнар һәм контент булдыручыларны берләштерү һәм бүләкләү.

Фестиваль уникаль форматта уздырыла. Үсеп килүче буын белән аралашу һәм киләчәктә Россиянең кыйммәтләре, илебез халкының әхлакый һәм рухи нигезләре турында сөйләшү өчен махсус программа эшләнде. Анда яшьләрне кызыксындырган төрле өлкәләрдә уңышлы тормышка ашырылган спорт, хайтек, экология һәм табигать, заманча фән, кино һәм медиа, үсеш һәм мәгариф турында мәгълүмат бирелгән.

Мәсәлән, яшьләрнең РФ атказанган артисты Игорь Угольников, боксчы — Олимпия чемпионы Егор Мехонцев, борынгы цивилизацияләрне өйрәнүче Виталий Сундаков, грек - рим стилендәге Россия көрәшчесе, Европа чемпионы Ален Мирзоян, шулай ук уңышлы эшмәкәрләр, блогерлар, актерлар, язучылар һәм, әлбәттә, кинопроектлар булдыручылар белән аралашу мөмкинлеге булачак. Галим, телевидениедә алып баручы, интеллектуаль уеннар җиңүчесе Анатолий Вассерман фестивальнең махсус кунагы булачак.

Фестивальнең конкурсында «Герой», «Лев Яшин. Вратарь моей мечты», «Подольские курсанты», «Ржев», «Доктор Лиза», «Рубеж» һәм башка    фильмнар бар. Фестивальне ачу тантанасында 5 майда «Девятаев» фильмы күрсәтеләчәк.

Фестивальгә барлыгы 40 хезмәт тәкъдим ителде. Конкурста уен фильмнары һәм сериаллар, документаль фильмнар, ТВ-программалар һәм интернет-проектлар катнаша. Төп номинацияләр арасында: «Геройлар безнең арада», «Хезмәт Геройлары. Ил һәм туганнар өчен», «Кораллы көч геройлары», «Погонлы геройлар», «Корыч холыклы» һәм «Россия Геройлары. Үлемсез». Режиссерлар, сценаристлар, операторлар, актерлар өчен махсус номинацияләр каралган.

Жюри составына сәяхәтче, тикшеренүче һәм журналист Виталий Сундаков, балалар язучысы Екатерина Матюшкина, режиссер һәм продюсер, РФ кинематографистлар берлеге сәркатибе Филипп Абрютин, урам киносы фестивале генераль продюсеры Александр Щеряков, Премиум кино йорты каналының генераль продюсеры Никита Котунов, актерлар Сергей Пиоро һәм совет киноактеры Тәлгать Нигъмәтуллинның улы -   Сәид Дашук-Нигматулин, документаль фильмнар режиссеры Татьяна Третьякова, яшь актер Олег Чугунов керде.

Жюри карары буенча җиңүчеләргә 17 «алтын йолдыз» тапшырылачак, аларны «Каслин архитектура-сәнгать кою заводы» ясый. «Зур Алтын Йолдыз» фестивальнең төп бүләге һәм ул иң яхшы проект өчен биреләчәк.

Фестиваль Россия Федерациясе оборона министрлыгы, Свердловск өлкәсе губернаторы һәм Милли хәйрия фонды ярдәме белән Свердловск өлкәсе хөкүмәте катнашында «Ил» мәдәният һәм кинематографияне үстерү Фонды тарафыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International