Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында «Иртәгә йолдызлар» иҗат республика программасы финалына багышланган матбугат конференциясе узды

2021 елның 14 мае, җомга

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында яшь музыкантларның "Иртәгә йолдызлар" республика иҗат программасының ике еллык нәтиҗәләренә багышланган «түгәрәк өстәл» узды.

Чарада Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, La Primavera оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, программа җитәкчесе Рөстәм Әбязов, ТР барлык муниципаль районнарының мәдәният идарәсе һәм бүлеге башлыклары, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт музыка көллиятләре директорлары, Бөгелмәнең 1 нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе һәм Буаның 1нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе директорлары катнашты.

Очрашуда 2020 һәм 2021 ел Программасының эшчәнлеге нәтиҗәләре турында, гала-концертлар, мастер-классларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча актуаль мәсьәләләр каралды.

Музыка көллиятләре вәкилләре һәм балалар сәнгать мәктәбе директорлары белән узган түгәрәк өстәлдән соң матбугат конференциясе үтте, анда спикерлар журналистларның сорауларына җавап бирделәр.

Спикерлар:

- Юлия Әдһәмова – ТР мәдәният министрының беренче урынбасары;

-Рөстәм Әбязов –La Primavera оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, программа җитәкчесе;

-Зимфира Толмачева – «Гармония» хоры җитәкчесе;

-Гузәл Еремеева – Фәрит Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте директоры;

-Юлия Әхмәтова –Салих Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка көллияте директоры вазифасын башкаручы.

Бүген 18:30 сәг. С.Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында программаның финал концерты узачак.

Финал концерт программасында Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама, Яр Чаллы, Зәй, Җәлил, Баулы, Апас, Норлат, Әгерҗе, Менделеевск, Чүпрәле, Азнакай, Биектау вәкилләре бар. Алар 14 майда Казанның La Primavera камера оркестры белән Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залы сәхнәсенә чыгыш ясаячак.

Программа Татарстан Президенты һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International