21 май 11:00 һәм 13:00 сәгатьтә «Әкият» курчак театрының Зур сәхнәсендә зур премьера – «Misteriozo con anima» күрсәтеләчәк. Спектакльне «Алтын битлек» Россия милли театраль премия лауреаты һәм башка бик күп дәрәҗәле театр премияләре иясе Евгений Ибраһимов куя. Аның спектакльләре Россия, Чехия, Франция, Польша һәм Төркиядә куелган. Танылган режиссер Казанга Чехиядән килә һәм спектакльне үзенең төркеме белән куячак.
Режиссер – куючы-Евгений Ибраһимов, Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, «Алтын битлек» Россия Милли театраль премиясе лауреаты, К.С.Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (Чехия);
Рәссам – куючы-Юлия Михеева, «Алтын битлек» Россия Милли театраль премия лауреаты (Мәскәү);
Композитор-Николай Якимов, «Алтын битлек» Россия Милли театраль премиясе номинанты (Чехия);
Хореограф-Мария Качалкова, «Алтын битлек» Россия Милли театраль премиясе лауреаты (Кострома);
Ут кую буенча рәссамнар-Игорь Фомин, «Арлекин» милли премия лауреаты, «Алтын битлек» Россия Милли театраль премиясе лауреаты (Санкт-Петербург), Екатерина Лабик (Санкт-Петербург).
"Misteriozo con anima" - курчак театрының тылсымлы телдә сөйләнә торган максатларга ирешү, тормыш, мәхәббәт, хыял, каршылыкларны җиңү турындагсерле мистерия.
Спектакль 1 сәгать 10 минут бара.
«Misteriozo con anima» спектакле «Бердәм Россия» федераль проектының региогналь «Кече Ватан мәдәнияте» проекты кысаларында тормышка ашырыла.