Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Хезмәт институты мәгълүмат куркынычсызлыгы өлкәсендә һөнәри квалификацияләрнең үсеш перспективаларын ачыклау һәм оешмаларның кадрларга булган ихтыяҗын билгеләү максатыннан тикшеренү үткәрә.
Сорауларга җавап бирү 2021 елның 31 маена кадәр онлайн режимда анкета тутырудан гыйбарәт булачак. Сораштыруда катнашу һәм анкета тутыру өчен түбәндәге адрес буенча теркәлергә кирәк: https://itsecurity2021.vcot.info/
Анкетаны оешманың җитәкчесе яки кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче хезмәткәр яисә мәгълүмати куркынычсызлык бүлекчәсе җитәкчесе/белгече белән берлектә тутыра ала.
Сораштыру нәтиҗәләре төрле дәрәҗәдәге белем бирү һәм белгечләргә ихтыяҗ фаразын формалаштыру өчен файдаланылачак.