Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында «Иртәгә йолдызлар» иҗат республика программасы финалына багышланган матбугат конференциясе узачак

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр! 14 май 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының конференц-залында «Иртәгә йолдызлар» иҗади республика программасы финалына багышланган матбугат конференциясе булачак.

Спикерлар:

- Юлия Әдһәмова – ТР мәдәният министрының беренче урынбасары;

-Рөстәм Әбязов –La Primavera оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, программа җитәкчесе;

-Зимфира Толмачева – «Гармония» хоры җитәкчесе;

-Гузәл Еремеева – Фәрит Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте директоры;

-Юлия Әхмәтова –Салих Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка көллияте директоры вазифасын башкаручы.

18:30 С.Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында программаның финал концерты узачак. 

Сезне әлеге чараны яктыртуда катнашырга чакырабыз.

Финал концерт программасында Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама, Яр Чаллы, Зәй, Җәлил, Баулы, Апас, Норлат, Әгерҗе, Менделеевск, Чүпрәле, Азнакай, Биектау вәкилләре бар. Алар 14 майда Казанның La Primavera камера оркестры белән Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залы сәхнәсенә чыгыш ясаячак.

Программа Татарстан Президенты һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

Аккредитация узу өчен тел.: 89872956889, lukina-kazan@yandex.ru Наталья Лукина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International