Рудольф Нуриев исемендәге XXXIV Халыкара классик балет фестивале «Мең һәм бер төн» спектакле белән ачыла

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

13 һәм 14 майда М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Рудольф Нуриев исемендәге XXXIV Халыкара классик балет фестивален «Мең һәм бер төн» спектакле ачачак. Беренче тапкыр күренекле гарәп әкиятләре мотивы буенча куелган бу матур балет 1979 елда Бакуда күрсәтелә. «Мең һәм бер төн» балетына музыканы Әзербәйҗан композиторы Фикрәт Әмиров язган. Хореография өлеше Мариин театрының баш балетмейстеры Эльдар Алиев тарафыннан башкарылган. Балет Америкада һәм Европада күрсәтелгән, ә бу труппа өчен махсус яңа редакция булдырылган. Балетның хореографиясе Көнчыгыш биюләренең матур палитрасын чагылдыра. Спектакль өчен либретто танылган язучы, сценарист һәм режиссер бертуган Рөстәм һәм Максуд Ибраһимбәков тарафыннан язылган. Сюжетның нигезе буларак «Шахрияр патша һәм аның абыйсы турында хикәя» алынган, эчтәлеге «Синдбад-диңгезче һәм Рухх кошы», «Аладдин һәм тылсымлы лампа», «Али-Баба һәм кырык юлбасар» кебек әкиятләргә нигезләнгән.

Спектакль өчен декорация һәм костюмнар Мариин театрының баш рәссамы Петр Окунев тырышлыгы белән булдырылган. Аларның төп өлеше Санкт-Петербургның иң борынгы рәсем сәнгате остаханәләрендә башкарылган. Спектакль өчен тәҗрибәле осталар тарафыннан махсус тукымалардан 200дән артык катлаулы декорацияле костюм әзерләнгән.

Спектакльләрдә төп партияләрне әйдәп баручы солистлар Анна Самострелова, Ирина Сапожникова, Лилия Бережнова, Катерина Флория, Сергей Уманец, Канат Надырбәк, Денис Голов, Гилерме Джунио башкарачак. Дирижер-Әзербәйҗан Республикасының атказанган артисты, Халыкара конкурслар лауреаты, Әзербайҗан дәүләт опера һәм балет театрының баш дирижеры һәм музыка җитәкчесе Эйюб Кулиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International