Бөгелмә театры «Җиләк-җимешле чыгыш» комедиясе премьерасын тәкъдим итә

2021 елның 4 мае, сишәмбе

А.В. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театрында «Номер с фруктами» комедиясенең премьерасы булып узды.

Пьесаның авторы- замандашыбыз Александр Коровкин.

Пьеса Россиянең Архангельск өлкәсеннән алып Амур театрларына кадәр һәм Кырымда да куела.

- Бүгенге проект яшьләрнеке дип атарга мөмкин, - диде театр директоры Владислав Юдин. – спектакльне куюда безнең театрның яшьләре: сценограф, режиссерлар, артистлар катнашты.

Спектакльнең музыкаль бизәлешен Ләйсән Хәбибуллина үз өстенә алды.

Сценография дә Ләйсән Хәбибуллина тарафыннан эшләнде. Костюмнар һәм декорацияләрдә барлыгы өч төс кулланылды: кызыл, ак һәм кара.

Спектакль өстендә ике режиссер: Рияз Усманов (Казан мәдәният һәм сәнгать институты, «Халык театрлары режиссеры» белгечлеге) һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Роман Никитин эшләде.

Төп рольләрне тамашачылар яратып өлгергән актерлар: Илдар Вилданов, Виктория Лапчук, Тимур Баһаманов, Ләйсән Хәбибуллина башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International