2021 елда мәдәният өлкәсендә IT-проектларны гамәлгә ашыручы яшьләргә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы грантын алуга «IT-хакатон - CULTURE OUTSIDE BORDERS» республика конкурсы (алга таба – Конкурс) игълан ителде.
Хакатон балаларның мәгълүмати технологияләр өлкәсендә кызыксынуларын арттыру, балаларда заманча цифрлы җитештерү күнекмәләрен үстерү, мобиль һәм веб-кушымталар эшләү күнекмәләрен булдыру, укучылар тарафыннан IT-технология юнәлеше проект эшчәнлегендә иҗади потенциал һәм белемнәрен тормышка ашыру өчен өстәмә һөнәри компетенцияләр алу максатыннан оештырыла.
Хакатонда 3 яисә 5 кешедән торган командалар катнаша ала (алга таба - команда). Командаларны катнашучылар үзләре мөстәкыйль формалаштыра.
Конкурста 13-17 яшьлек Россия Федерациясе гражданнары һәм шул исәптән чит ил гражданнары да катнаша ала. Катнашучы конкурста бары тик бер команда составында гына катнашырга хокуклы.
Конкурс башлану белән катнашучыларны алыштыру рөхсәт ителми.
Бер команданың бер генә остазы, ә остазларның берничә командасы булырга мөмкин.
Нигезләмә белән таныш.