XVII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә гаризалар кабул итү дәвам итә

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

XVII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә гаризалар кабул итү тәмамланырга нәкъ бер ай вакыт калды. Масштаблы кинофорум Казанда 5-10 сентябрьдә узачак. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм «Россия – ислам дөньясы» төркеме белән берлектә үткәрелә.

Исегезгә төшерәбез, Казан мөселман киносы фестиваленә гаризалар кабул итү 1 февральдә башланды һәм 1 июньдә төгәлләнәчәк. Сайлап алу комиссиясе үз эшен июль башында төгәлләү белән конкурсның программасы игълан ителәчәк.

Комиссия тарафыннан сайланган фильмнар фестивальнең төп конкурс афишасына кертеләчәк. Традицион конкурс программасыннан тыш, тамашачыларны күңел ачу һәм параллель мәдәни программалар да көтә.

Фестиваль кысаларында иҗади очрашулар, түгәрәк өстәлләр, матбугат конференцияләре, партнерлар өчен инвестицион-презентация мәйданчыгы, эшлекле мәйданчык һәм башка чаралар узачак. Узган ел Казанда мөселман киносы фестивале ябык режимда узды

Казан мөселман киносы фестивале Татарстан башкаласында 2005 елдан бирле уздырыла. Беренче фестиваль Россия мөфтиләре Советы, РФ мәдәният һәм кинематография федераль агентлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы инициативасы һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән оештырылды.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале «Мәдәниятләр диалогы аша диалог мәдәниятенә» шигаре астында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International