1 - 10 май «Казан Кремле» музей-тыюлыгында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узачак.
5 май 13:30 һәм 14:30 сәгатьтә Кол Шәриф мәчете каршындагы мәйданда «Җиңү вальсы» дип исемләнгән флешмоб узачак.
9 май көнне 10: 00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр «Казан Кремле» музей-тыюлыгы территориясендә «Җиңүгә юл» квесты узачак, Кол Шәриф мәчете янындагы мәйданда Бөек Ватан сугышы чоры кораллары белән күргәзмә ачылачак.
9 май көнне 13:00 сәгатьтә «Казан Кремленең хәрби тарихы» дигән экскурсия узачак.
Казан Кремле музейларында шулай ук бәйрәм чаралары оештырылачак.
Тулырак: https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/1972424.htm