4 май Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Татарстан Республикасында 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм чаралар турында» дигән темага брифинг үтте.
Брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов катнашты.
Җиңү Көненә республика мәдәният учреждениеләре тарафыннан 300 дән артык чара үткәрү планлаштырыла һәм әлеге чараларда 15 меңгә якын кеше катнашыр дип фаразлана. Татарстан Республикасы мәдәният учреждениеләрендә истәлекле чаралар май дәвамында һәм Җиңү көне алдыннан да узачак.
Мәдәни чаралар арасында:
-1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен бәйрәм концертлары;
-музей чаралары һәм күргәзмәләр;
-китап күргәзмәләре һәм тематик сәгатьләр;
-кино күрсәтү;
-спектакльләр һәм театральләштерелгән тамашалар;
-яшьләр катнашында хәрби-патриотик акцияләр;
-мәгълүмати сәгатьләр һәм социаль-агарту акцияләре;
-истәлекле чаралар һәм башка иҗтимагый акцияләр һәм бик күп башка чаралар узачак.
Барлык чаралар белән тулырак түбәндәге сылтамада таныша аласыз:
https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/1972243.htm