Гүзәл Яхина казанлыларга үзенең яңа «Самаркандка эшелон» китабын тәкъдим итә. Иҗади очрашулар Аксенов Йортында, ТР Милли китапханәсендә, «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгында узачак.
«Зөләйха күзләрен ача» һәм «Балаларым минем» бестселлерлар авторы Гүзәл Яхинаның яңа романы март башында чыкты. «Самаркандка эшелон» китабындагы вакыйгалар 1923 еллларда Идел буенда ачлык вакытында «Дзержинский поездларының» берсендә бара.
Татарстан башкаласында Гүзәл Яхина белән очрашу 5 май 18:00 сәгатьтә Аксенов йортында узачак. Килергә теләүчеләргә +7(843)238-62-32 телефоны буенча язылырга кирәк. Язучы китапның ничек барлыкка килүе турында сөйләячәк, сорауларга җавап бирәчәк һәм автографлар таратачак.
Икенче очрашу, 6 май 19:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы милли китапханәсендә узачак.
8 май 14:00 сәгатьтә Гүзәл Яхина «Зөя утрау-шәһәре» музей-тыюлыгында үзенең яңа романын тәкъдим итәчәк.
Үткәрү урыны: Конференц-зал (Зөя тарих музее каршында).
Керү ирекле, алдан теркәлү сорала:
https://ostrov-sviyazhsk.timepad.ru/event/1632684/