Композитор Борис Трубин 91 яшендә вафат булды.
Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректораты һәм галимнәр советы танылган композитор, ТАССРның һәм Мордовия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Композиторлар берлегенең Д.Шостакович исемендәге премия лауреаты, Татарстан Республикасы Дәүләт гимны редакциясе авторларының берсе һәм консерваториянең иң өлкән профессорлары Борис Николай улы Трубинның вафаты турында хәбәр итә.
Хушлашу 30 апрельдә сәгать 10да консерваториянең төп бинасы янында узачак (Зур Кызыл ур., 38).
Консерваториядән автобус кузгалачак.
Мәдәният министрлыгы Борис Трубин гаиләсе һәм хезмәттәшләре, укучыларының тирән кайгысын уртаклаша.