8 май 10:00 сәгатьтә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында СССР халыклары телендә Бөек Ватан сугышы чоры плакатлары, листовка һәм газеталары күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә экспонатлары арасында беренче тапкыр Кызыл Армия Политидарәсенең СССР халыклары телләрендә Советлар Союзы Геройлары турында: татар, грузин, әрмән, үзбәк, әзербәйҗан, таҗик, башкорт, кыргыз һ.б. телләрдә сөйләүче листовкалар тәкъдим ителәчәк.
Моннан тыш, беренче тапкыр хәрби хезмәткәрләрнең төрле телләрдәге антлары куелачак. Аерым стенд язучы Илья Эренбургның «Татарлар», «Кыргызлар», «Әрмәннәр» һ.б. милләтләргә каршы көрәшүче халыклар турындагы мәкаләләре циклына багышлана.
Репринтларның электрон күчермәләре төрле музейларда һәм архивларда, шул исәптән федераль архивларда эшләтелде. Сурәтләрнең бер өлеше моңарчы күргәзмәгә куелмаган, алар беренче тапкыр күрсәтеләчәк.
Күргәзмәгә керү ирекле.