Дәүләт Зур концертлар залында Җиңү көне алдыннан хәрби җырлар яңгыраячак

2021 елның 20 апреле, сишәмбе

Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залы сәхнәсендә Җиңү көненә багышланган программа тәкъдим итәчәк.

Хәйрия концерты 6 майда узачак. Кунаклар буларак сугыш һәм хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре чакырыла.

Концертта консерваториянең яшь җырчы һәм инструменталистлары, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Халитов җитәкчелегендәге «Tatarica» оркестры, Дмитрий Железнов җитәкчелегендәге яшүсмерләр капелласы катнаша.

Давид Тухманов, Матвей Блантер, Александра Пахмутова, Микаэл Таривердиев, Евгений Мартынов һәм башка күп кенә композиторларның җырлары, Исаак Дунаевский, Иоганнес Брамс һәм Франц Зуппе оркестр әсәрләре, Тихон Хренников һәм Кирилл Молчанов операларыннан өзекләр, Ренат Еникеев, Александр Соколов һәм Гиора Фейдманның инструменталь композицияләре, Мирсәед Фейдман ораториясеннән фрагментлар  яңгыраячак.

Концерт 18сәг 30 мин. башлана.

Казан консерваториясенең YouTube каналына сылтама

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International